news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта агач архитектурасы утарлары белән татар бистәсе барлыкка киләчәк

«Европа һәм Азия киселешендәге Екатеринбургның Татар бистәсе» Сакко һәм Ванцетти-Шейнкман урамнары кварталында урнашачак.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Җәмәгатьчелек Екатеринбургта XIX гасырның уникаль татар кварталын агач архитектурасы утарлары белән торгызырга, тирә-юньдәге киңлекләрне төзекләндерергә планлаштыра. Бу хакта шәһәр тарихы музееның PR-юнәлеше җитәкчесе Ирина Костеринага сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте. сөйләгән.

«Мирас мәктәбе»ндә катнашучылар тарихи биналарны сайлады, экспертлар белән бергә тикшеренүләр үткәрде һәм инвестицияләүне җәлеп итәрлек карарлар белән проектлар тәкъдим итте. «Европа һәм Азия киселешендәге Екатеринбургның Татар бистәсе» проекты Сакко һәм Ванцетти — Шейнкман урамнары кварталындагы территорияне үстерүгә юнәлдерелгән», — дип сөйләде Костерина.

XIX гасырда монда татар кварталы урнашкан булган — ул агач архитектурасының дүрт шедевры сакланган уникаль урын.

Музей вәкиле сүзләренә караганда, якын арада кварталның гомуми концепциясе формалаштырылачак. Аңа төзекләндерү, шулай ук архитектура һәйкәлләре һәм башка биналар интерьерларын һәм экстерьерларын эшләү керәчәк. Моннан тыш, биналарны реставрацияләү буенча проект документациясен эшләү һәм әлеге эшләр өчен акча җыюны башлап җибәрү күздә тотыла.

Татар кварталы территориясендә сәүдәгәр Агафуровлар йортлары урнашкан — аларның берсендә хәзер Татарстанның Свердловск өлкәсендәге вәкиллеге, икенчесендә музей клубы урнашкан. Моннан тыш, биредә крестьян Панов йорты һәм сәүдәгәр Лебедев йорты сакланган, әмма ике бина да инде күп еллар буш тора.

Шулай ук, агентлык әңгәмәдәше әйткәнчә, Татар бистәсе территориясендә стат советнигы Миллерның йорты урнашкан: төрле вакытларда бинада татар-башкорт клубы, китапханә, «Уралның мөселман учагы» театры һәм «Милли азчылык» клубы эшләгән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100