news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәрвишләр бистәсендә күп балалы гаиләләргә планшет бүләк иттеләр

Акциянең беренче этабы кысаларында гаджетлар биш һәм аннан күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче медицина хезмәткәрләре гаиләләренә бирелгән иде.

Дәрвишләр бистәсендә күп балалы гаиләләргә планшет бүләк иттеләр
https://gossov.tatarstan.ru

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Казанның Дәрвишләр бистәсенең Сәет Галиев исемендәге мәдәният сараенда «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын — кыз депутатлар берләшмәсенең «Игелек кыл» хәйрия акциясенең икенче этабы кысаларында гаиләләрендә 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә торган социаль-хезмәт өлкәсе хезмәткәрләренә планшетлар бирелде. Бүләкләрне Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина тапшырды. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Лилия Маврина искәртеп узганча, апрель аенда, пандемиянең иң кызган чагында, «Мәрхәмәт — Милосердие» берләшмәсе тарафыннан, хатын-кызларны борчыган проблемаларның нинди булуын ачыклау өчен, «Хатын-кызлар игътибары» дигән кайнар линия оештырылган.

«Күп кенә әниләр күп балалы гаиләләрдә дистанцион укыту өчен планшетлар җитмәүгә борчылуларын белдерделәр. Без мондый гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтә алуыбызны аңладык һәм хәйрия акциясе башлап җибәрдек», — дип билгеләп үтте ул. Дәүләт Советы Секретаре кулыннан планшетларны Бульмаковлар, Миңнуллиннар, Роговлар һәм Ефремовлар гаиләләре алды.

Исегезгә төшерәбез, акциянең беренче этабы кысаларында гаджетлар биш һәм аннан күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче медицина хезмәткәрләре гаиләләренә бүләк ителде. Ә өченче этап кысаларында планшетларны биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнүче укытучылар гаиләләренә, шулай ук сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тапшырачаклар.

Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, «Мәрхәмәт — Милосердие» берләшмәсе эшчәнлеге иң беренче чиратта балалы гаиләләргә һәм хатын-кызларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

«Игелек кыл» хәйрия акциясе кысаларында һәр хатын-кыз депутат үз округында мохтаҗларга планшетлар тапшырачак. Кунаклар өчен шулай ук мәдәният сарае буйлап экскурсия оештырылды, ул капиталь ремонттан соң 25 июньдә — ТАССР төзелүнең 100 еллыгы көнендә ачылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100