Аксубайда яшәүче Бөек Ватан сугышында һәлак булган бабасының каберен эзләп тапкан

Рәмзис Гобәйдуллин әнисенең күптәнге хыялын чынга ашырган.

(Аксубай, 6 июль, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Зинаида Леонтьева). Аксубай районының Иске Кармәт авылыннан Рәмзис Гобәйдуллин Смоленск өлкәсенә фронтовик бабасы һәлак булган урынга барып, аның исеменә һәйкәл куеп кайткан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Аксубай районыннан Бөек Ватан сугышына киткән Раузетдин Хөснетдин улы Хөснетдинов 1942 елның февралендә Смоленск өлкәсен азат итү өчен барган сугышларда һәлак була. Ул Бөек Ватан сугышына 1941 елның августында үз теләге белән китә. Дошманга каршы ел ярым сугышкач, аның һәлак булуы турында кара кәгазь килә.

«Бабам күмелгән урынга бардык. Мемориаль комплекс Совет сугышчысы һәйкәленнән һәм җирләнгән геройларның фамилияләре күрсәтелгән хәтер диварыннан тора. Алар арасында безнең бабай да бар. Мин әниемнең әтисе каберендә булу хыялын торомышка ашырдым. Авылдан алып барган туфракны бабабыз җирләнгән урынга салдык. Ә сугышчылар җирләнгән каберлектән алып кайткан туфракка әни яран гөлләре утыртты», — дип сөйләде ул.

Татар милләте вәкиле, фронтовикның оныгы буларак хәрби комиссариат хезмәткәрләренә чәкчәк, хәрби комиссарга татар түбәтәе бүләк иткән. Алар Татарстаннан бүләкләр кабул итүгә бик сөенгәннәр. Ә сәяхәттән кайткач, Смоленск җиреннән алып кайткан бер уч туфракны әбисе каберенә салган, әйтерсең лә ул Бөек Ватан сугышы мәңгегә аерган ир белән хатынны очраштырган.