Июль һәм август аенда республиканың бала тудыру йортларының кайсыберләре дезинфекциягә ябыла

Әлеге мәгълүматны халык игътибарына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы җиткерә

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”). Татарстанда июль аенда түбәндәге бала тудыру йортлары дезинфекциягә ябылган булачак: Республика клиник хастаханәсенең акушерлык корпусы (24 нче июньнән 2 нче августка кадәр), шулай ук, Әгерҗе (29 нчы июньнән 12 нче июльгә кадәр), Баулы (1 нче июньнән 31 нче июльгә кадәр), Мамадыш (6 нчы июльдән 19 нчы июльгә кадәр) һәм Балтач (1 нче июльдән 15 нче июльгә кадәр) районнарының бала тудыру бүлекләре.

Август аенда исә түбәндәге медицина учреждениеләре дезинфекция уздыру өчен ябылачак: 2 нче санлы Республика клиник хастаханәсенең акушерлык корпусы (10 нчы августтан 10 нчы сентябрьгә кадәр), шулай ук, Әлки (3 нче августтан 17 нче августка кадәр), Яңа Чишмә (17 нче августтан 31 нче августка кадәр), Сарман (3 нче августтан 17 нче августка кадәр) район хастаханәләренең бала тудыру бүлекләре һәм Бөгелмә районының бала тудыру йорты (3 нче августтан 17 нче августка кадәр).

Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең 2 нче бала тудыру йорты 7 нче августтан 4 нче сентябрьгә кадәр дезинфекциядә булачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.