Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналары тамашачыларын ташу өчен, бушлай автобуслар оештырылган

Сәгать 17.00 тамшачыларны ташу башлана

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналарында булырга планлаштырган тамашачылар игътибарына: тантана узган көннәрдә (6 һәм 17 июльдә) сәгать кичке 6дан төнге 2гә кадәр Көньяк трассада (Җиңү проспекты) Универсиада Авылыннан Kazan-Arena стадионына кадәр юл ябыла.
Бүген тамашачыларны автобуслар Дәрвишләр бистәсендә Липатов урамыннан, Юдинода Тимерюлчылар Мәдәният йортыннан, Торак мәйданчыкта (Жилплощадка) Химическая урамыннан Универсиада ачылу тантанасына сәгать 17.00 алып бара башлыйлар. Барлык автобуслар да һәр 15 минут йөреп торырлар, дип планлаштырыла.
“Кәҗә бистәсе”метро станциясе Универсиаданы ачу тантанасына тамашачылар ташый торган төп урын була, аннан автобуслар Kazan-Arena стадионына һәр 10 минут йөреп торачак.
“Гаврилов урамы” җәмәгать транспорты тукталышы стандионга иң якыны, анда 7, 18, 33, 35, 35а, 36, 44, 45, 46, 55, 60, 62, 76, 10, 10а номерлы автобуслар, 2 һәм 13 номерлы троллейбуслар, шулай ук 5 һәм 6 номерлы трамвайлар белән барып җитеп була. Исегезгә төшерик, Универсиада тантаналарына яки ярышларына билетлары булган кешеләр өчен җәмәгать транспортында йөрү – бушлай.
Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналарына таксида барырга теләгәннәр аккредитация үткән “Такси-24 Казань”, “Такси Белый Барс” һәм “Такси Премьер” оешмалары хезмәтләреннән файдалана ала.
Уеннарны оештыручылар алдан ук Kazan-Arena стадионына бару юлларын планлаштырырга чакыра. Шул ук вакытта стадионга кергәндә тикшерү аша уздырачакларын истә тотарга кирәк.
Өйгә кайтканда шулай ук автобуслардан һәм шаттллардан файдаланырга була. Моннан тыш, “Сфера” бизнес үзәге янында көтеп торган такси хезмәтләреннән файдаланырга мөмкин.
Бүген көннең беренче яртысында Казанның кайбер урамнарында хәрәкәт чикләнелә, бу шәһәрдә Универсиада уты эстафетасының финал этабын уздыру белән бәйле. Сәгать 9.00-12.00 Мәүлетов урамыннан Кремль урамына кадәр (Оренбург тракты аша һәм Павлюхин урамы) хәрәкәт туктатыла. Шул ук вакытта эстафета үткән урыннарда юллар ачылып барачак.

9, 10 һәм 12 нче июль көннәрендә Универсиада кысаларында спортча йөреш (спортивная ходьба) буенча ярышлар була. Шуңа күрә төнге 12дән көндезге 12гә кадәр Кремль яр буе һәм Киров дамбасы ябыла.
Уеннарны оештыручылар таамашачыларны җәмәгать транспортыннан файдаланырга чакыра. Беренчедән, Универсиада өчен махсус рәвештә җәмәгать транспортының яңа схемасы эшләнгән – хәзер тукталышлар объектларга якын урнашкан. Икенчедән, теләсә нинди  ярышка алынган билет Универсиада тамашачыларына төрле җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукын бирә.
Универсиада объектларына бару белән бәйле һәр сорау белән 8 (800) 550-20-13 телефон номеры буенча Бөтендөнья студентлар уеннары контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була. Ул тәүлек дәвамында эшли, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе матбугат хезмәте.