Татарстанда җинаять җаваплылыгына тартылганнар үзләренең мини-Универсиадаларын уздыра

Учреждениеләрдә спартакиада 8 июльдә башлана һәм 17 июльдә тәмамлана

 (Казан, 6 июль, «Татар-информ»). XXVII Бөтендөнья студентлар уеннары вакытында Татарстанның барлык төзәтү учреждениеләрендә спорт ярышлары уза.

6-7 июльдә учреждение клубларында җирле артистлар оештырган концертлар була, ә 5 нче төзәтү колониясендә Универсиада эмблемасына конкурс уздырганнар һәм спорт уеннары темасына җыр язганнар.

“Җыр ярышлар вакытында кабель телевидениесе һәм көчәйткечләр аша яңгыраячак”, - дип сөйләде 5 нче номерлы психология лабораториясе башлыгы Ирина Туманова.

Учреждениеләрдә спартакиада 8 июльдә башлана һәм 17 июльдә тәмамлана.

“Көн саен нәтиҗәләр чыгарылачак, - дип уртаклашты Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе бүлеге башлыгы Алексей Веряскин. - Ә соңыннан учреждениенең иң яхшы спортчылары билгеле булачак, алар Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе дипломнары белән бүләкләнәчәк”. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.