Гали авылы туристлар көтә

Похвистнево районының Гали авылында “Авыл җайлылыгы” дип аталган агротуризм үзәген ачу тантанасы булып үтте

 (Самара, 6 июль, “Татар-информ”). Күптән даны өлкәбезгә генә түгел, тирә-як төбәкләргә дә таралган Гали авылы белән укучыларыбызны таныштырып торырга кирәкмидер. Атаклы бу авылның алдынгы казанышлары турында халкыбыз яхшы белә. Һәм менә биредә тагын бер яңалык – өлкәбез авыллары арасында беренчеләрдән булып Галидә туризм үзәге ачылды, дип хәбәр итә Самара өлкәсенең “Бердәмлек” газетасы.

Әйе, әлегә гадәттән тыш булган бу эшне башкарыр өчен галилеләрнең Расих Латыйповлары бар шул. Күбесенчә нәкъ аның игелекле гамәлләре ярдәмендә танылды да бит инде Гали авылы. Похвистнево районының “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе, “Хәләл” цехы хуҗасы, эшкуар Расих Латыйпов милли җанлы кеше генә түгел, ә үзенең кече ватаны патриоты да. Башкача ул үз авылы өчен шулкадәр хезмәт куяр идемени?!

Агротуризм бүгенге көндә актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Әйтик, июнь ахырында шушы проблема буенча Татарстанда узган киңәшмәдә татар авылларына туристларны алып килер өчен анда иң беренче чиратта инфраструктураны (күңел ачу чаралары, яхшы шартларда ашау-эчү, уңайлы төн үткәрү урыннары һәм башкалар) булдыру кирәклеге турында сүз алып барылган.

Гали авылында ачылган агротуризм үзәге нәкъ шушы шартларны күздә тотып төзелгән дә инде. Дөрес, биредә әлегә яшәү урыннары юк. Әмма, Расих әфәнде Латыйпов сүзләренчә, комплексны ике ай эчендә төзегәнне туристик өйләрне генә бер ай эчендә төзеп бетерәчәкләр.

“Авыл җайлылыгы” үзәгендә теннис, бильярд бүлмәләре, кафе, спорт уеннары һәм балалар өчен махсус мәйданнар, атлар абзары бар инде. Авыл буенча экскурсия ясар өчен туристик маршрут та булдырылган. Фонтаннар, чыршылар белән матур итеп бизәлеп эшләнгән комплекста шулай ук квадроциклларда да, атлар-пониларда да йөрергә, пейнтбол уены уйнарга да мөмкин. Ә янәшәдә генә махсус буылган буа җәйге кызу көннәрдә туристлар өчен чын-чынлап бер табыш булып тора!

Атап үтелгән хикмәтләр әлегә эшнең башы гына икән. Комплексны ачу тантанасында Расих Латыйпов киләчәктә монда авыл халкы тормышын, хезмәтен чагылдыручы “Татар авылы йорты”, таудан чаңгы шуу комплексы да булачак, дип белдерде.

Похвистнево районы башлыгы Юрий Рябов белән Расих Латыйпов кызыл тасманы кисеп, үзәкне тантаналы төстә ачканнан соң, хөрмәтле кунаклар һәм халык комплексны карап хозурландылар. Әйе, Урал таулары итәгендәге аланда урнашкан бу үзәк иң беренче чиратта матур табигате белән үзенә җәлеп итеп тора.

Саф һава, янәшәдә генә ике елга, урман. Ә иң мөһиме – үзенең кунакчыллыгы белән дан тоткан татар халкының милли колориты белән әһәмиятле бу комплекс.

Тантанада чыгыш ясаган Самара өлкәсенең туризм департаменты баш консультанты Виктория Наумова бүгенге көндә авылларны үстерү кирәклеге турында билгеләп үтте һәм аларда туризм үзәкләрен булдырырга ниятләгән эшкуарларга дәүләт ярдәме мәсьәләсе буенча мәгълүмат алу өчен үзләренең департаментына мөрәҗәгать итәргә чакырды.

Ә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ринат Вәлиуллин:

- Сез тагын алда. Сез тагын булдырасыз. Һәм иң мөһиме - сезнең булдыра торган ир-егетләрегез бар. Без конгресс аша сезнең тәҗрибәгезне башка төбәкләргә дә тәкъдим итәргә планлаштырабыз. Безнең Татарстанда да мондый комплекслар әлегә берничә генә, - дип мактады галилеләрне.

Гомумән, тантанада чыгыш ясаган өлкә татар милли-мәдәни автономиясе директоры Равил Галимов, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин, Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов һәм башкалар – барысы да Гали авылы халкына, Расих Латыйповка соклануларын, алар белән горурлануларын белдерделәр. Җылы сүзләрен җиткереп, бүләкләрен дә тапшырдылар алар.

Хуҗалар да кунаклар өчен бай эчтәлекле бик тә матур бәйрәм программасы әзерләгәннәр иде. Рәсми өлештән соң Татарстанның яшь популяр артистларының берсе - нәфис сүз остасы, җырчы, биюче Данир Сабиров концерты, ат чабышлары, Борское авылы казаклары күрсәткән ат өстендә йөрү осталыгы - барысы да күтәренке кәефкә сәбәп булдылар.

- Безнең Галидә оештырылган туризм үзәге шәһәр халкына рәхәтләнеп ял итү өчен менә дигән урын, ә авылда яшәүчеләрне ул эш урыннары белән тәэмин итәчәк. Нәтиҗәдә көннән-көн халкы кими барган татар авылларын шундый чаралар белән саклап калырга мөмкин булачак, дип уйлыйм. Авылларда эш, ял урыннары булса, яшьләребез дә шәһәрләргә китәргә ашкынмас иде, - дип сөйли туган җире өчен җанып-көеп йөрүче Расих әфәнде Латыйпов.

Эх, һәр татар авылының шундый Расихлары булса икән. Шул чакта, бәлки, авылларыбызның бүгенге аянычлы хәле яхшы якка үзгәреп, гомерләре озын булыр иде...