Бүген Казанда рок-фестиваль белән Универсиада паркы ачыла

Кичке чарага спорт ярышларына алынган билетлар белән керелә

 (Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Бүген кич Казанда Игенчеләр алдындагы мәйданда Мәдәни Универсиада кысаларында Универсиада паркы ачылышы була.

Ачылу көнендә төп сәхнәдә «Sandwitch», «Blackbird», «Random Reel», «М&M», «Плуты», «Большой куш», «Волга-Волга» коллективлары, «Прогульщики» төркеме катнашында «Universiade rock festival» part 1 рок-фестивале була.

Шулай ук паркта коммерцияле партнерлардан күңел ачу мәйданчыклары эшли. Монда өстәл футболы буенча турнирда катнашырга, инглиз телендә экскурсия-викторинада булырга, фитнес буенча мастер-класста катнашырга мөмкин. Шулай ук Татарстанның халык һөнәрләре ярминкәсе һәм милли хуҗалыклары эшли.

Монда 2018 нче елда футбол буенча дөнья чемпионаты оештыру комитеты “Футбол паркы” интерактив социаль-спорт проектын оештыра. Ә Красноярск вәкилләре тимераякларга басып, суынырга ярдәм итәчәк.

Кич зур экраннарда Kazan-arena стадионыннан Универсиаданы ачу тантанасы күрсәтеләчәк.

Чаралар сәгать 18.00 башлана, дип хәбәр ителә Универсиада-2013 рәсми сайтында.