Саба районы балалары арасында бию конкурсы булып үтте

Шыңар мәдәният йортында булып узган “Тыпыр-тыпыр, тыпырда” бәйгесендә нәни балалар көч сынашты
(Казан, 6 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Сабаның Шыңар мәдәният йортында балалар арасында “Тыпыр-тыпыр, тыпырда" исемдәге бию конкурсы үтте.
Башта балаларны бию тарихы белән таныштырдылар, бию такмаклары өйрәттеләр. Шуннан соң ярышлар башланып китте. Балалар төрле милләт биюләре буенча чыгыш ясады. Уртанчылар төркеменнән Мөхәммәтова Айсылу, Мөхетдинов Рәзил, кечкенәләр төркеменнән Махмүтов Әлфис, Вафина Илзирә җиңүче дип табылды. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр ителә Сабаның рәсми порталында.