Биектауда “Түгәрәк уен” фестиваленең йомгаклау өлеше булды

Республика фольклор фестивале Иске Казан музей-комплексында үтте
(Биектау, 6 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Биектауның Иске Казан музей-комплексында “Түгәрәк уен” Республика фольклор фестиваленең йомгаклау өлеше булды.
Фестивальга тамашачылар шактый җыелды, ә катнашучылар Татарстанның төрле почмакларыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килде. Ансамбльләр, солистлар, зур коллективлар үзенчәлекле номерлар белән чыгыш ясады.
Катнашучылар, башкаруның оригинальлеге, татар милли киемнәренең үзенчәлеге белән таң калдырып, тамашачылар игътибарына җыр, биюләр, халык уеннарын тәкъдим итте. Артистларның яше ниндидер кысалар белән чикләнмәде. Сәхнәгә балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә чыкты.
Фольклор фестиваленең җиде номинациясендә җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде, дип хәбәр итә “Биектау хәбәрләре”.