Түбән Камада законсыз 30 штендер алынган

Түбән Камада законсыз 30 штендер алынган
(Түбән Кама, 6 июль, "Татар-информ", Наталья Реджеп-Алиева). Бүген иртән Түбән Камада шәһәр хакимиятенең төзекләндерү инспекция хезмәткәрләре шәһәр урамнарында законсыз куелган 30 штендерны сүтәргә кереште. Реклама штендерларын алу турындагы карар шәһәр хакимияте башлыгының урынбасары Денис Калинкин җитәкчелегендәге реклама буенча комиссия тарафыннан кабул ителгән.