Мәркәзебез Казанда Кол Шәриф мәчетен ачу тантаналары Ульян өлкәсендә эшләп килүче татар мәгълүмат чараларында да киң яктыртыла

Мәркәзебез Казанда Кол Шәриф мәчетен ачу тантаналары Ульян өлкәсендә эшләп килүче татар мәгълүмат чараларында да киң яктыртыла

(Ульяновски, 6 июль, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова) Күренекле малтабар һәм меценат Илгиз Насыйбуллов ярдәмендә эшләп килүче “Йолдызым” исемле телевизион программаның 15 минутлык соңгы тапшыруы тулаем шул олуг вакыйгага багышланды. “Йолдызым” тапшыруы динебезне кайтару максатында оештырылган иде. Рәсми танылмаган мөфти Фатыйх хәзрәт Алиулловның вәгазьләрен тамашачы бик яратып карый һәм тыңлый. Динебезгә багышланган кинофильмнарны да халык яратып кабул итә. Ә тапшыруларны алып баручы Гөлнара Кәлимуллина Кол Шәриф мәчетен ачу тантанасына багышланган сәхифәне тагын да дәвам итәргә вәгъдә итте.

“Өмет” газетасының да соңгы саны Казанда узган тантаналарга зур игътибар биргән. Беренче сәхифәсендә Мәчет сурәте һәм тантанадан репортаж урнашкан. Җирле шагыйребез Рифкать Хисмәтнең “Илаһи бүләк” дигән шигыре өлкә мөселманнарының әлеге тантанага мөнәсәбәтен чагылдыра.

“Өмет” шулай ук Казанда “Ак барс” яшьләр үзәгендә узган “Милләт язмышы һәм Ислам: бүгенге вәзгыять һәм алда торган проблемалар” дигән конференция турында да мәгълүмат биргән. Ә БТК Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның нотыгы анда тулаем басылган. Докладның исеме дә гыйбрәтле: “Ислам дине милләт язмышын кайгыртамы?”

БТК Башкарма комитеты рәисен иң борчыганнары – вәгазьләрнең сай булуы, ана теленең мәчетләрдән кысрыклап чыгарылуы, милли үзаң тәрбияләүгә игътибар җитмәве, дин әһелләренең үзара мөнәсәбәтләр ачыклау, бер-берсенә карата капма-каршылык галәмәтләре...

Кызганыч ки, рус мәгълүмат чараларында бу олуг тантанага тиешле дәрәҗәдә игътибар булды, дип әйтеп булмый.