Бүген Казанда Уң Болак урамы машина хәрәкәте өчен ябылды

Бүген Казанда Уң Болак урамы машина хәрәкәте өчен ябылды
(Казан, 6 июль, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Бүген Казанда автоюлны ремонтлау сәбәпле Уң Болак урамы тулысынча ябылды. Машина белән бары тик бер якка гына - Ярминкә мәйданы ягыннан Сул Болак буенча Татарстан урамы юнәлешендә генә барып була, дип хәбәр итте Казанның ЮХИДИнең матбугат хезмәте.