"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Казанда үтәчәк "Геройлар узышы" турында сөйләячәкләр

10 июньдә "Зөя калкулыклары"" арт-шәһәрендә "Геройлар узышы. Яңа биеклек" уены узачак.

(Казан, 6 июнь, "Татар-информ").  Иртәгә, 7 июньдә, 10:00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Казанда узачак "Геройлар узышы" иҗтимагый-спорт проектына багышланган матбугат конференциясе булачак. 

Искәртеп үтәбез, 10 июньдә, "Зөя калкулыклары" арт-шәһәре территориясендә "Геройлар узышы. Яңа биеклек" чарасы узачак. Проектның формасы - каршылыкларны җиңеп чыгып, тигезсез җирлектә йөгерү. Катнашучыларга һәр төбәк өчен үзенең үзенчәлекләре булган, гадәти булмаган трасса аша үтәргә туры киләчәк. Сирәк очрый торган ландшафт һәм оригиналь  каршылыклар узышны кабатланмас итә.

Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Казан шәһәре Башкарма комитетының беренче җитәкчесе Дамир Фәттахов һәм узышларны оештыручы Кирилл Голубев җавап бирәчәк. 

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе булачак, теләгән кешеләр сорауларын видео астында шәрехләү рәвешендә калдыра ала.

Журналистлар  pr@tatar-inforam.ru элетрон почтасы аша  теркәлә ала.