"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы үзенең 27нче туган көнен бәйрәм итә

1990 елның 6 июнендә КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре Минтимер Шәймиев агентлыкны оештыру турындагы карарга кул куя.

(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Төгәл 27 ел элек, 1990 елның 6 июнендә, Советлар Союзы Коммунистлар Партиясенең Татарстан өлкә комитеты секретаре Минтимер Шәймиев имзасы белән "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгын оештыру турындагы карар кабул ителә. 

Совет чорында Татарстан халкы "ТИ" билгесе астында чыга торган әдәби газетаны һәм атналык "Эш" хәбәрләр газетасын  яратып укый. Ул вакытта басма "Татар-информ" ның аудиториясе берничә мең данәне тәшкил иткән гомуми тираждан артып китә алмый.

Бүгенге көндә, LiveInternet сервисы мәгълүматларына караганда, агентлык сайтын аена бер миллион кулланучы караган. "Медиалогия" тикшеренүләр компаниясе нәтиҗәләре буенча, "Татар-информ"  2017 елның I кварталына, 20 иң күп укыла торган мәгълүмат чаралары арасында, беренчелекне алды. Челтәрдә ресурсның укылу индексы, иң якын конкурентын 30 пунктка артта калдырып, 453 пунктны тәшкил итте.

Медиа буенча икенче югары күрсәткеч - куллануның тематик индексы -  Татарстанда - беренче, Идел буе төбәгендә өченче урында. Мәгълүмат агентлыгының барлык ресурсларында көненә татар һәм рус телләрендә 300 ләп материал чыга. 

"Татар-информ"ны Instagram да "Татмедиа" АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин да котлады. "27 ел элек КПССның өлкә комитеты секретаре Минтимер Шәймиев "Татар-информ" оешмасын төзү турында карар чыгарды! Котлыйм!!! Командага - профессиналлар, үсеш һәм киләчәктә уңышлар телим!!!", - дип язды ул.