Рус теле көнендә Рөстәм Миңнеханов Рус милли-мәдәни берләшмәсе активистлары белән очрашты

Очрашу барышында мәдәният һәм иҗтимагый сораулар турында фикер алыштылар.

(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Бүген, Рус теле көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе активистлары белән очрашты. Президентның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашу Рус теле көненә һәм Александр Пушкинның 218 еллыгына багышланган чаралар кысасында үтте. 

Республика лидеры Рус милли-мәдәни берләшмәсенең туган телне саклау һәм үстерү эшчәнлеген югары бәяләде һәм аны нәтиҗәле, дип белдерде.

Президент Татарстанның халыклар Ассамблеясе Советы җитәкчесе урныбасары, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе идарәсе җитәкчесе урынбасары, Татарстанның Җәмәгать палатасы әгъзасы, Казанның 93 нче номерлы гимназия директоры Ирина Александровскаяга актив эшчәнлеге өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

"Үзебез өчен, күп сорауларда сезнең ярдәмне тоябыз, сезнең конструктив позиция безнең өчен бик мөһим, рәхмәт сезгә", – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов берләшмә активистларына. 

Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, вице-премьер, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка  рәсми затлар катнашты.