Әлмәт районы иң чиста район дип танылды

Экологик икеайлык йомгаклары буенча Әлмәт районы Татарстанда иң чиста район дип танылды.

(Әлмәт, 6 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). ТР Экология министрлыгы торак пунктларны чүп-чардан арындыру һәм биләмәләрне тәртипкә китерү буенча республика санитар-экологик икеайлыгы нәтиҗәләренә карап «Иң яхшы муниципаль район» номинациясендә җиңүчеләрне билгеләде. Урыннар түбәндәгечә бүленде. Беренче урында – Әлмәт муниципаль районы, икенчедә Алабуга һәм өченчедә Түбән Кама муниципаль районнары. 

ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районы башлыгына бүләк тапшырды.

Быел Әлмәт районында икеайлык оешкан төстә үтте. Шәһәрне тагын да чиста һәм ямьле итү өчен зур тырышлык куелды. Урамнар, ишегаллары, скверлар, парклар, чишмәләр һәм су саклау зоналары кыш буена тупланган чүп-чардан арындырылды. 26 санкцияләнмәгән чүплекне бетерү өстендә зур эш башкарылды. Предприятиеләр һәм учреждениеләр коллективлары көче белән 354 машина чүп җыеп түгелде, өмәләрдә барлыгы 27351 кеше катнашты.

20 майда «Сулыкларны чистарту көннәре» республика акциясе кысаларында башкарма комитет һәм шәһәрнең муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре көче белән Бигәш сусаклагычы су саклау зонасы чистартылды. 10 майдан 10 июньгә кадәр игъ лан ителгән «Хәтер айлыгы» кысаларында зиратлар тәртипкә китерелде. Ел саен бу изге эштә шәһәрнең 100 дән артык предприятиесе катнаша. «Экология һәм иҗтимагый яссылык елы» һәм «ЭкоВесна2017» кысаларында Әлмәтмуниципаль районы территориясендә мәктәпкәчә учреждениеләрдә, мәктәпләрдә, югары укук йортларында көн саен экологик чаралар үткәрелде. 16 апрельдә шәһәр паркында эко-күргәзмә эшләде. Анда 40 тан артык иҗади гаилә икенчел чималдан ясаган уенчыкларын тәкъдим итте. 19 майда "Эко-квест" дигән чарада шәһәрнең 60 тан артык мәктәп укучысы катнашты.

Икеайлык барышында җәмгысе 45534 кеше катнашты, 522 машина чүп түгелде, 893 техника эшләде, диелгән район хәбәрендә.