Казаннан Конфедерацияләр Кубогы матчлары оештырылучы шәһәрләргә 56 поезд йөриячәк

Конфедерацияләр Кубогы тамашачылары өчен өстәмә поездлар Мәскәүгә, Санкт-Петербург һәм Сочига билгеләнәчәк.

(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Казаннан Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, Сочига һәм кире кайтуга 32 мең 236 урынга өстәмә 56 поезд билгеләнәчәк. Бу хакта Татарстан транспорт һәм юл министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Ерак араларга йөрүче өстәмә поездлар – график нигезендә пассажирлар ташу өчен каралмаган һәм алар FIFA 2017 Конфедерацияләр кубогы матчлары оештырылучы шәһәрләр арасында тамашачыларны ташу өчен билгеләнә”, - дип аңлаттылар министрлыкта.

Өстәмә поездларга Конфедерацияләр кубогы матчларына керү билеты булганнар бушлай бара.

Өстәмә поездларга түләүсез билетны tickets.transport2018.com сайтында гына рәсмиләштерергә була.