Дмитрий Медведев балалар язучылары өчен премия булдырырга кушты

Россия премьер-министры сүзләренчә, премия балалар иҗаты белән шөгыльләнүче барлык авторлар категориясен үз эченә алырга тиеш.

(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Россия премьер-министры Дмитрий Медведев балалар язучылары өчен конкурс оештыру тәкъдимнәрен җиткерергә кушты, - дип хәбәр итә ТАСС.

Бу идеянең мөһимлеген балалар язучысы Андрей Усачев әйтте. Язучы фикеренчә, хәзерге вакытта булган премияләр балалар әдәбиятының бар өлкәләрен дә колачламый, ә еш кына балалар-яшүсмерләр өчен язылган әсәрләргә генә кагыла.

"Әгәр дә сез моны зур файда китерәчәк, һәм аның өчен зур акчалар кертү таләп ителми, дисез икән, бу премияне ничек оештыру турында уйлашыйк", - диде Медведев, һәм Роспечать җитәкчесе Михаил Сеславинскийга тиешле тәкъдимнәр кертү бурычын йөкләде.

Медведев әлеге премия балалар иҗаты белән шөгыльләнүче барлык авторлар категориясен дә колачларга  тиеш икәнлеген билгеләп үтте.