ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Рус теле көне белән котлый

“Рус теле көнендә һәркайсыбыз үзен күпмилләтле бердәм Россия халкының бер өлеше итеп тоя ала”, - диелә котлау хатында

(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). “Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле татарстанлылар!

6 июньдә – бөек шагыйрь, хәзерге әдәби рус теленә нигез салучы А.С. Пушкинның туган көнендә күпмилләтле илебездә Рус теле көне билгеләп үтелә. Шушы вакыйга белән барыгызны да ихлас котлыйм.

Россия Федерациясе кабатланмас этник һәм мәдәни бизәлешкә ия. К.Г. Паустовский әйткәнчә: “Телебезнең иң бөек сыйфатлары арасында берсе аеруча гаҗәп... яңгырашы буенча ул шулкадәр төрле, хәтта үзенә дөньяның барлык телләрен туплаган кебек...”.

Теләсә кайсы дәүләт үзенең тарихи үзенчәлегеннән, традицияләреннән, мәдәнияте һәм теленнән, ягъни халыкның үзаңын туплаган кыйммәтләрдән рухи көч ала, горурлык һәм ихтирам чыганагы, яшәү көче һәм бердәмлекнең нигезе булып тора. Гражданлык татулыгын ныгыту, халыклар һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрне камилләштерү, дәүләтнең бөтенлеген көчәйтү өчен илебездәге халыкларның телләрен, аеруча милләтара аралашуның мөһим чарасы буларак рус телен саклау һәм үстерү зур әһәмияткә ия. Сер түгел, тел мохите актив үсеш ала, әдәби нормалар белән бергә, телгә көнкүрештәге төрле гыйбарәләр, бихисап алынма сүзләр үтеп керә. Минемчә, без сөйләм телендә тупаслыкка һәм әдәпсезлеккә юл куймаска тиеш. Дәүләт телләрен белү һәм алардан дөрес файдалану теләсә кайсы белемле кеше өчен мәҗбүри, һәм ул барлык милләт вәкилләренә дә үсү, рухи баю, һөнәри уңышка ирешү өчен өстәмә мөмкинлек тудыра.

Хөрмәтле татарстанлылар! Республикабызның лингвистик картасы бай һәм күптөрле. Татарстан – күп халыкларның язмышы бергә үрелгән тарихи мәйдан. Монда дуслык һәм татулыкның камил тәҗрибәсе һәм төрле милли тел культураларының бәйләнеше барлыкка гына килеп калмыйча, гасырлар буена үзара баеды, толерантлык һәм уртак эшчәнлек принциплары өстенлек алды. Рус теле көнендә һәркайсыбыз үзен күпмилләтле бердәм Россия халкының бер өлеше итеп тоя ала. Күптелле Ватаныбызның барлык гражданнары өчен Рус теле көне рухилык, тынычлык һәм татулык бәйрәме булсын! Барыгызга да исәнлек-саулык һәм уңышлар телим”, - диелә Фәрит Мөхәммәтшинның котлау хатында.