“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына – 19 ел

“Татар-информ” – Татарстан һәм Россия тормышы турында оператив мәгълүмат бирүче дәрәҗәле һәм профессиональ чыганакларның берсе
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Бүгенге көндә “Татар-информ” – Татарстан һәм Россия тормышы турында оператив мәгълүмат бирүче дәрәҗәле һәм профессиональ чыганакларның берсе. Ул республиканың “Татмедиа” ААҖ бүлекчәләренең берсе. 1990 елның 6 июнендә КПСС Татар өлкә комитеты бюросы карары белән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештырыла.
Республиканың һәм Россиянең йөзләгән гаммәви мәгълүмат чаралары, Россия Федерациясе, Татарстан дәүләт хакимияте органнары, эшлекле даирәләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре агентлык мәгълүматлары белән файдалана. Үзхәбәрчеләр челтәре, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән җайга салынган мәгълүмат алмашу системасы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына республика, ил төбәкләре һәм татар диаспорасы тормышы турындагы хәбәрләрне оператив таратырга мөмкинлек бирә.
Бүген реаль вакыт режимында “Татар-информ” сайтында көн саен агентлыкның Татарстанның зур шәһәрләре, Мәскәү, Санкт-Петербург, Идел буе, Урал, Ерак Көнчыгыш, БДБ һәм Балтыйк буе илләрендәге хәбәрчеләрнең 250–300дән артык оператив мәгълүматлары урнаштырыла, танылган сәясәтчеләр, дәүләт һәм җәмгыять эшлеклеләренең агымдагы вакыйгалар буенча шәрехләре, татарстанлыларның, актуаль мәсьәләләр буенча фикерләре урын ала.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы иҗтимагый-сәяси, икътисади, фәнни, финанс мәгълүматларны рус, татар, инглиз телендә тарата.
Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгын генераль директор Леонид Толчинский җитәкли башлаганга 4 ел тула.