Ульяновски “Ашханә”сендә ятимнәрне сыйладылар

Ульяновскиның “Ашханә” кафесында Чардаклы балалар йортында тәрбияләнүче ятимнәрне кунак иттеләр
(Ульяновски, 6 июнь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски шәһәренең нәкъ үзәгендә - Карл Маркс урамында урнашкан “Ашханә” татар кафесы менә ике дистә елга якын инде Чардаклы балалар йорты белән тыгыз элемтәдә тора. Һәр елны Рамазан, Корбан бәйрәмнәре, Белем һәм Халыкара балаларны яклау көннәре уңаеннан, “Ашханә”леләр ата-ана назына тилмереп яшәүче сабыйларны үзләренә чакырып кунак итәләр. Шушы көннәрдә генә ятимнәр кабат кафеда булып киттеләр.
- “Ашханә” коллективы хәйрия эшчәнлеге белән даими рәвештә шөгыльләнергә тырыша. Сукырлар һәм инвалид балалар оешмалары белән хезмәттәшлек итәбез. Шулай ук мохтаҗлыкта көн күрүче мөселман кардәшләребез катнашында ифтар һәм корбан мәҗлесләре уздыру да күркәм традициягә әверелде. Ә Чардаклы балалар йортында тәрбияләнүче нарасыйлар – һәрвакытта да зарыгып көтеп алган кадерле кунакларыбыз. Бу юлы да егермедән артык бала килде, араларында ике татар кызы да бар иде. Зөлфия һәм Гүзәл сигезенче сыйныфта белем алалар, үзебезчә ярыйсы гына сөйләшәләр, - ди “Ашханә”нең хуҗабикәсе Асия хаҗия Мөлекова.
Кафеның аш-су осталары балаларны милли ризыкларыбыз белән кунак иткәннәр. Ә сабыйлар өлкәннәргә үзләренең сәләтләрен күрсәткәннәр - бай эчтәлекле концерт программасы белән шатландырганнар. Җыр-бию һәм шигырь сөйләү конкурсларында җиңүчеләр истәлекле бүләкләр алу бәхетенә ирешкән. “Ашханә” хезмәткәрләре нарасыйларны кием-салымнар һәм татлы күчтәнәчләре белән дә сөендергәннәр.
Балалар йорты директоры Наилә Мостафина әйтүенчә, сабыйлар бу очрашуга ел буе әзерләнгәннәр.
- Уку елы нәтиҗәләреннән чыгып, бәйрәмгә бары тик яхшы билгеләргә укучыларны, тәртип ягыннан уңай якка аерылып торучыларны гына алып килдек. Әлеге очрашудан кайтуга алар Белем көне уңаеннан оештырылачак бәйрәмгә әзерләнә башлаячаклар. Ә “Ашханә” коллективына, аның юмарт һәм игелекле хуҗабикәсе Асия ханым Мөлековага рәхмәтебез әйтеп бетергесез. Алар Ульяновски өлкәсендә игълан ителгән Игелекле эшләр һәм рухилык елы кысаларында бәһасез эш башкаралар, - ди Наилә Әхмәт кызы.