Төрекләр дә Ислам үсеш банкының Казандагы Халыкара инвестиция конференциясендә катнаша

9-12 июнь көннәрендә Казанда узачак Ислам үсеш банкының Халыкара инвестиция конференциясенә Төркиядән дә кунаклар килүе көтелә
(Истанбул, 6 июнь, «Татар-информ», Рушания Алтай). 9-12 июнь көннәрендә Казанда узачак Ислам үсеш банкының Халыкара инвестиция конференциясенә Төркиядән дә кунаклар килүе көтелә.
Истанбул сәүдә палатасының идарә комитеты әгъзалары Алкан Мостафа, Экши Сәзәр һәм махсус белгеч Эрҗан Альпер Осман инде Казан, Татарстан турында кирәкле мәгълүматлар туплап, сәфәргә җыена башладылар. Алар белән бергә Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов та конференциядә катнашачак.