Түбән Кама укучылары ЮХИДИ эше белән танышачак

Мәктәп яны лагерьларында ял итүче яшь түбәнкамалылар шәһәр ЮХИДИ идарәсендә экскурсиядә булачак.
(Түбән Кама, 6 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама дәүләт автоинспекторлары “Игътибар – балалар!” кисәтү операциясе кысаларында мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар өчен экскурсияләр оештырды.
Башлангыч сыйныф укучыларын ЮХИДИ хезмәткәрләре эшенең нечкәлекләре белән таныштырачаклар. Балалар административ практика бүлегендә булачак, биредә кагыйдә бозучылар турында бөтен мәгълүмат туплана, аларга машина йөртү таныклыкны алу өчен имтиханнар кабул итә торган компьютер классын күрсәтәчәкләр.
Нәниләр шулай ук Түбән Каманың баш автоинспекторы Рәис Фәйрушин кабинетында булачак. Кызыклы экскурсиядән соң, укучылар өчен дәресләр каралган. Алар вакытында дәүләт автоинспекторлары кызлар һәм малайларга юл хәрәкәте кагыйдәләре, велосипедта йөргәндә саклану чаралары һәм барлык пассажирларның иминлек каешларын яки балалар өчен махсус утыргычларны куллануы турында сөйләячәк.
Истәлеккә мәктәп укучылары яктылык чагылдыручы фликерлар алачак.