Назыйф Мириханов генерал Николай Демидовка ТР медален тапшырды

Кичә ТРның РФдәге тулы хокуклы вәкиллегедә генерал-лейтенант Н.И.Демидовны ТРның «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләү тантанасы узды
(Мәскәү, 6 июнь, «Татар-информ», Рафис Измайлов). Кичә ТРның РФдәге тулы хокуклы вәкиллегедә генерал-лейтенант Николай Иванович Демидовны ТРның «Фидакарь хезмәт өчен» («За доблестный труд») медале белән бүләкләү тантанасы узды. ТР Президенты М.Ш.Шәймиев йөкләмәсе буенча республиканың югары дәүләт бүләген аңа ТРның РФдәге тулы хокуклы вәкиле Назыйф Мириханов тапшырды.
Николай Иванович Демидов – Татарстанда гына түгел, ә аннан читтә дә киң билгеле шәхес. КДУның юридик факультетын тәмамалагач та, карьерасындагы үсеш юлын комсомол оешмасы секретаре вазыйфасыннан башлап, зур партия һәм совет хезмәткәре дәрәҗәсенә кадәр илтеп җиткерә, ундүрт ел буена ТАССР Югары Советы депутаты була. Прокуратура органнарында эшли. 1978 елда ТАССР Эчке эшләр министрлыгын җитәкли, ә биш елдан соң СССР Эчке эшләр министры урынбасары итеп билгеләнә. 90 нчы борылыш елларында генерал Демидовны Милиция хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты начальнигы итеп куялар, соңга табарак ул Россия ЭЭМ Академиясе җитәкчесе итеп билгеләнә.
Тантанада катнашучылар: «Ул бөтен тормышын Ватанга хезмәткә багышлады», - диделәр. Быел Н.И.Демидов үзенең 75 яшен билгеләп үтә. Ул элеккегечә үк төз, тулы энергияле, «МВД – Щит Чернобыля» ассоциациясендәге президент постында актив төстә җәмәгать эшләрен алып бара.
Бүләкләү тантанасына махсус рәвештә Татарстаннан «Демидовта тәрбияләнүчеләр»дән берсе ТР ЭЭ министры киңәшчесе Сергей Кириллов та килгән иде. Ул чын күңелдән үзенең укытучысын республиканың югары бүләге белән котлады һәм үз чиратында ТР эчке эшләр министры Әсгать Сафаров исеменнән һәм коллегаларыннан Н.И.Демидовка 75 яше тулу уңаеннан тәбрикләү адресы һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Бүләкләү тантанасында ТР тулы хокуклы вәкиленең беренче урынбасары Михаил Столяров, Демидов турында китап язган ЭЭМ ветераны, полковник Владимир Прокопенко һ.б. рәсми шәхесләр катнашты. Чарада шулай ук аның улы, элек әтисе җитәкләгән Россия ЭЭМ институты башлыгы генерал Юрий Демидов та бар иде. Шунысын да әйтеп үтик, генералның икенче улы Виктор да әтисе юлыннын киткән, КДУның юридик факультетын тәмамлап, бүгенге көндә ТРның Конституцион мәхкәмәсе рәисе булып тора.
Күңеле нечкәреп киткән юбиляр җавап сүзендә, беренче чиратта, ТР Президенты М.Ш.Шәймиевкә һәм шулай ук әлеге чарада катнашкан барлык кешегә дә игътибарлары өчен зур рәхмәтен белдерде.