Ленар Якупов: “Россиядә бизнес Ислам банкингын шәхсән куллана башлады”

Дагыстандагы банк Ислам банкингы элементларын клиентларның теләге буенча куллана башлаган
(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда Россия ислам университетында “Ислам финанслары – банкинг һәм иминиятләштерү” дип аталган беренче халыкара семинар дәвам итә. Ике көнлек семинарны Халыкара инвестиция конференциясе алдыннан уздырыла. Семинарны Ислам Үсеш Банкы төркеменә керүче ислам тикшеренүләр һәм укыту институты, РИУ һәм Линова инновацион финанс компаниясе оештырган иде.
Семинарда ислам икътисады өлкәсендә гомумтанылган чит ил һәм Россия галимнәре һәм белгечләре катнаша. Алар арасында “Ислам Үсеш Банкы”ның тикшеренүләр буенча консультанты Мухаммедумар Чапра (Согуд Гәрәбстаны), (Куала-Лумпур Бизнес Мәктәбе” президенты һәм баш башкаручы директоры Судин бин Харон (Малайзия), “Босния Халыкара Банкы” баш башкаручы директоры Амер Буквич (Босния һәм Герцеговина), “Такафул Ихлас” оешмасы президенты һәм баш башкаручы директоры Сеед Мухиб (Малайзия), РФ Эчке эшләр министрлыгының МГИМО (У) укытучысы, юридик фәннәр кандидаты, Россия Фәннәр академиясенең Африка институты баш фәнни хезмәткәре Ренат Беккин бар.
Бүген семинарда катнашучылар Россиядә Ислам банкингы кирәкме-юкмы дигән сорауга җавап эзләде. Линова инновацион финанс компаниясе җитәкчесе Ленар Якупов билгеләп үткәнчә, “Россиядә Ислам банкингы кирәк түгел” дигән фикерләрне дә ишетергә туры килә. “Әмма Россиядә 10-20 млн. мөселман яши. Без теләсәк тә, теләмәсәк тә, бизнес Ислам банкингын шәхсән куллана башлады инде”, - диде ул. Аның фикеренчә, бу, үз чиратында, икътисад үсешенә йогынты ясый алачак.
Л. Якупов сүзләренә караганда, Дагыстан Республикасында, Мәскәүнең кайбер банкларында Ислам банкингы системасын кертергә омтылыш бар. Бүген семинарда Дагыстан Республикасыннан “АКВ Экспресс” ачык акционерлык җәмгыяте идарә рәисе урынбасары Тимур Әхмәров үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Аның сүзләренә караганда, ул хезмәт иткән банк Ислам банкингы элементларын клиентларның теләге буенча куллана башлаган. Эш шунда: аларның банкы белән эш йөртүче мөселманнар карточкаларына процент акчасы күчүгә ризасызлык белдерергә тотынган. Нәтиҗәдә бу категория өчен махсус рәвештә намазлыкны хәтерләткән Ислам картасы ясатып алынган һәм анда инде процентлар күчерелмәгән. Тимур Әхмәров белдергәнчә, бу процент акчаларын, җыеп барып, хәйрия эшләренә тотканнар.
Банкта бу система буенча эшләү әле 4 ай дәвамында гына алып барыла. Тимур Әхмәров сүзләренчә, кайбер урында гыйлем дә җитеп бетми. Шуңа күрә алар, мөселманнарга күрсәтелә торган бу хезмәтнең дөреслеген раслауны сорап, Дагыстан мөселманнары диния нәзарәтенә Голәмәләр советына мөрәҗәгать иткән. Голәмәләр советында банк вәкилләренә бу эшнең Ислам кануннарына туры килүен хәбәр иткәннәр.
“Әлегә тулысынча Ислам банкингы системасына күчү турында игълан итмәдек. Хәзер мөселманнарга нинди продуктлар тәкъдим итү турында уйлыйбыз”, - диде Т.Әхмәров. Товар кредиты бирү, кыйммәтле кәгазьләр белән эшләү, пай фондлары турындагы фикерләре барлыгын да җиткерде. “Алга таба нәрсә эшләргә кирәклеген продуктларның көндәшлеккә сәләтле булу-булмавы күрсәтер”, - диде ул.