Казанда логистика өлкәсе өчен белгечләр әзерли башлаячаклар

Бу эш Россия дәүләт ачык техник университетының Казан филиалы магистратурасында алып барылачак
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Россия дәүләт ачык техник университетының Казан филиалы магистратурасы логистика белгечләрен әзерли башлаячак. Әлеге өлкәдә квалификацияле кадрларга ихтыяҗ туу Казанда логистика үзәкләрен төзү белән бәйле. Мәгълүм булганча, логистика – продукцияне нәтиҗәле итеп базарга чыгаруның чимал сатып алу, продукция җитештерү, аны сату, бүлүне эченә алган тулы системасы.
Горький тимер юлының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге вузның Юдинода урнашкан Казан филиалы документлар кабул итә башлаган инде. Бирегә укырга керүчеләр югары белем базасында «Логистика системалары менеджменты» белгечлеге серләренә төшенәчәк. Уку программасы 2 ел вакыт эчендә аерым предприятие, тармак, ил, дөнья икътисады дәрәҗәләрендә сорау табарлык мәгълүмат һәм финанс агымнары белән идарә итәрлек квалификацияле кадрлар әзерләүгә исәпләнгән. Магистратурадан чыккан логистика менеджерларыннан логистика системасында финанс агымын, бизнес-процесс, технологияләрне модельләштерү, проектлау, аларны кулланышка кертү, җитештерү һәм сәүдә предприятиеләренең матди-техник яктан тәэмин итү сәләте таләп ителәчәк.