А.Кудрявцева: “Гражданнарның реаль керемнәренә ачыклык кертү эше дәвам итә”

Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм табышларны легальләштерү буенча комиссия утырышында хезмәт хакы һәм физик затларның кеременә салым турындагы мәгълүматларны туплау һәм анализлау системасы хакында сүз барды
(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Елена Чембаева). Бүген тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм табышларны легальләштерү буенча Республика ведомствоара комиссиясе утырышы барышында РФ Салымнар һәм җыемнар министрлыгының Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары Леонид Якунин Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә хезмәт хакы һәм физик затларның кеременә салым турындагы мәгълүматларны туплау һәм анализлау системасы хакында сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, Салымнар һәм җыемнар идарәсе гражданнарның реаль керемнәренә ачыклык кертү эшен дәвам иткән. Дәүләт статистика комитеты белән физик затларның керемнәренә салым килү һәм башка мәсьәләләр буенча мәгълүмат бирүгә килешү төзелгән.
Декларация кампаниясе чорында гражданнарның реаль керемнәренә игътибарны көчәйтүгә ирешелгән: узган елда 6000 граждан ирекле рәвештә хисап биргән. 1 миллион сумнан артып киткән керемнәр декларациясенең саны 1,5 тапкырга диярлек арткан. Беренче кварталда гражданнарга 700 миллион сумга якын акча кайтарып бирелгән.
ТР икътисад министрының беренче урынбасары – ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры Алевтина Кудрявцева шәрехләп узганча, быел беренче мәртәбә өч еллык бюджетны формалаштыру башланганга, хезмәт хакының күләме, аның дифференциациясе һәм һәм квартал арасында физик затларның салымына керемне түләү турында мәгълүмат туплау һәм аны анализлауны тәэмин итәргә кирәк. Шуңа бәйле рәвештә ТР Икътисад министрлыгына хезмәт хакының күләме, аның дифференциациясе һәм 2008 елга мәгълүмати-статистик ресурска дәүләт заказына физик затларның салымына керемне түләү турында мәгълүматны кертү зарур.
“ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы икътисади һәм социаль әһәмияткә ия оешмалар һәм предприятиеләр белән хезмәт хакы, аның дифференциациясе һәм физик затларның салымына керемгә кагылышлы мәгълүматларның үзенчәлекләре бетерелгән формада мәгълүмат алмашу турында килешүләр төзи алыр иде. Ул чагында җыелган мәгълүмат “яшерен” дигән гриф белән статистика органнарына тапшырылыр һәм муниципалитетларга аларның сораулары буенча үзенчәлекләре бетерелгән рәвештә тәкъдим ителер иде”, - дип ассызыклады А.Кудрявцева.