Яшел Үзәндә “Шимарин Кубогы” исемле кинологлар ярышлары узачак

Яшел Үзәндә “Шимарин Кубогы” исемле кинологлар ярышлары узачак

(Яшел Үзән, 6 июнь, “Татар-информ”, Дмитрий Катаргин). Шимбә көнне Яшел Үзәннең “Авангард” стадионында “Шимарин кубогы”на республика кинологлар ярышы уздырылачак. Милиционер-кинологлар белән беррәттән гади эт хуҗалары да катнаша.

Этләргә үзләрен гомуми дрессировка курсында, шартлаткыч матдәләр ачыклау, аларны багаж, автомобильләрдә эзләү буенча ярышларда күрсәтергә туры киләчәк. Чара милиционер-кинолог Игорь Шимарин истәлегенә багышланачак. Ул үзенең Малыш кушаматлы спаниеле белән Чечня территориясендә җәмәгать тәртибен саклаган. Һәлакәт 2001 елның 3 августында була. Игорь эте белән трассада табылган “бишле” автомобилен тикшерергә килә. Машинада радио белән идарә итә торган шатлаткыч җайланма була. Кинолог һәлак була. Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә ул Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Игорь Шимарин истәлегенә багышланган ярышлар Яшел Үзәндә икенче мәртәбә уздырыла, дип хәбәр итә Яшел Үзән Эчке эшләр идарәсе. Катнашучыларны теркәү – 8.00дән, ә ярышлар 9.30 сәгатьтән башлана.