Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндә балачактан инвалидның фатирын бушлай ремонтлап бирделәр
Яшел Үзәндә балачактан инвалидның фатирын бушлай ремонтлап бирделәр
(Яшел Үзән, 6 июнь, “Татар-информ”, Дмитрий Катаргин). “Рәхәт” Халыкны социаль яклау үзәге белән берлектә иганәчеләр Яшел Үзәндә яшәүче балачактан инвалид Нина Борисенок һәм аның әнисенә чиста, уңайлы фатирда гомер кичерү шатлыгын бүләк итте.
Әлеге гаиләнең кереме нибары ике пенсияне тәшкил итә, анысы да коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә һәм ашыгыч рәвештә кирәк булган әйберләргә чак-чак җитә. Шунлыктан фатир ремонтлауда ярдәм күрсәтүне акча белән бәяләве бик авыр.
“Без эшкуар Рузилә Тимергалиевага, “Торак идарәсе” ҖЧҖ директоры Татьяна Разницынага, “Саир” ҖЧҖ директоры Владимир Самсоновка, Судно төзү техникумы укучылары Ирина Семенова, Екатерина Егорова, Ксения Комарова, Альбина Шойхева, Светлана Поняшовага, бүлек мөдире А.Астраханцевка, төркем мастеры А.Кочневага чын күңелдән рәхмәт белдерәбез”, - диде “Рәхәт” Халыкны социаль яклау үзәге директоры Софья Гринбаум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз