Ульяновски янында якындагы ял көннәрендә Идел күпере аша чыгу юлы ябылачак

Ульяновски янында якындагы ял көннәрендә Идел күпере аша чыгу юлы ябылачак

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Якындагы ял көннәрендә Ульяновски янында Идел күпере аша чыгу юлында автомобильләр хәрәкәте ябылачак. Әлеге юлдан файдаланучы Татарстан автосөючеләренә әйләнеп үтә торган юлларны сайлау мәслихәт.

Республика Дәүләт автоинспекциясе белгечләренең сүзләренә караганда, күперне ябу – ремонт эшләре алып баруга бәйле мәҗбүри чара. Автомобильләр хәрәкәте һәр җомгада 22.00 сәгатьтән һәр дүшәмбедә 6.00 сәгатькә кадәр ябык булачак. 1 июльгә кадәр шул рәвешле дәвам итәчәк.