Тиздән Алабугада гаилә докторлары барлыкка киләчәк

Тиздән Алабугада гаилә докторлары барлыкка киләчәк

(Алабуга, 6 июнь, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). “Гаилә докторы” төшенчәсе безгә күбрәк чит ил фильмнары буенча таныш. Шуның белән бергә, бу практика акрынлап булса да Россиянең күп кенә төбәкләренә үтеп керә башлады. Тиздән гаилә докторлары Алабугада да барлыкка килергә тиеш.

Алабуга дәваханәсенең баш табибы Фәрит Мөбарәкшин сүзләренә караганда, шәһәрдә альтернатив медицинага ихтыяҗ әле күптән түгел генә барлыкка килгән. “Соңгы вакытта участок табибы тарафыннан медицина ярдәме күрсәтүгә генә түгел, аерым табиб бүлеп бирү буенча да мөрәҗәгатьләр шактый еш килә башлады”, - дип хәбәр итте ул. Гаилә докторлары вазифасын гомумпрактика табиблары үтәячәк. Бүгенге көндә дәваханә өч белгеч бүлеп бирергә әзер. Дөрес, әлегә гаилә докторы эшен табибларга төп эш белән бер үк вакытта башкарырга туры киләчәк. Хәер, хезмәт күрсәтүнең сыйфатында бу бернинди дә чагылыш тапмаска тиеш, чөнки алар ике-өч гаиләнең генә хәлен белеп торачак. Шуның өстәвенә, программа квалификация күтәрү курсларын да үз эченә ала.