Татарстан Хөкүмәте һәм “Татнефть” ААҖ “ЭкоМир-2007” конкурсында җиңү яулады

Татарстан Хөкүмәте һәм “Татнефть” ААҖ “ЭкоМир-2007” конкурсында җиңү яулады

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”). “ЭкоМир-2007” дип исемләнгән Милли экология премиясенә нәтиҗә ясалды. Әлеге премия әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне тәэмин итү, шулай ук экология эшчәнлегенең башка өлкәләрендәге казанышлар өчен бирелә. Конкурс Россия Табигать фәннәре академиясе һәм РФ Федерация Советы патронатындагы Хәйрия башлангычлары фонды тарафыннан үткәрелә. Җиңүчеләр 5 номинация буенча билгеләнә.

Быел конкурста 150дән артык катнашучы 46 төбәкне тәкъдим итте. Бәйгедә лауреатлар һәм дипломантлар саны буенча Мәскәү барысын да уздырды. Белгород өлкәсе – икенче, Татарстан өченче урында. ТР Хөкүмәте “Биологик төрлелекне саклау һәм ландшафтларны сәламәтләндерү” номинациясендә I дәрәҗә лауреат булды. “Татнефть” компаниясе “Экология фәне һәм технологияләр” номинациясендә экология проблемаларын хәл итү өлкәсендә фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык һәм норматив-технологик эшләр программасы өчен I дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. “Түбән Кама Шин” ачык акционерлык җәмгыяте II дәрәҗә лауреат исемен алды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 5 июньдә РФ Дәүләт Думасы бинасында үткәрелде.