Леонид Веденов: “Казанның меңъеллыгында тәэмин ителгән хокук тәртибе тәҗрибәсен РФ төбәкләренә дә җиткерү зарур”

Леонид Веденов: “Казанның меңъеллыгында тәэмин ителгән хокук тәртибе тәҗрибәсен РФ төбәкләренә дә җиткерү зарур”

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген ТР Эчке эшләр министрлыгының мәдәният үзәгендә, Россия Федерациясе субъектларының Эчке эшләр министрлыгы, Эчке эшләр идарәсенең лицензия-рөхсәт эше бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында, “Иҗтимагый әһәмияткә ия массакүләм сәяси чаралар үткәрүдә дәүләтнеке булмаган куркынычсызлык структуралары – куркынычсызлык хезмәтләре, шәхси сак предприятиеләре эшчәнлеге һәм корал әйләнеше өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру” темасына бөтенроссия семинар-киңәшмәсе ачылды.

Киңәшмәдә РФ ЭЭМ Иҗтимагый тәртип тәэмин итү департаменты башлыгы урынбасары Леонид Веденов, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Куркынычсызлык буенча комитетның сак һәм эзләү эшчәнлеге өлкәсендә закон чыгару бүлеге рәисе Геннадий Гудков, РФ Хөкүмәтенең Административ департамент бүлеге башлыгы Сергей Мирзоян, ТР Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының административ һәм хокук саклау органнары идарәсе башлыгы Александр Вайда һәм башкалар катнашты.

Сак компанияләре бөтенроссия өченче слетына Россиянең барлык төбәкләреннән сак-эзләү структураларыннан 80 ләп җитәкче җыелган. Слетта Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлек сәясәтен төзү һәм иң җитди проблемалар хакында фикер алышу ниятләнә.

Леонид Веденов журналистларга биргән интервьюсында билгеләп узганча, семинарның төп максаты – Россиянең төрле төбәкләре арасында тәҗрибә алмашу, еллык семинар-киңәшмәнең асылы быел көтелә торган РФ Дәүләт Думасына сайлауларга, киләсе елның язында узачак РФ Президентын сайлауга әзерлек кысаларында яңа бурычлар билгеләү.

Слет уздыру урыны буларак Казан очраклы рәвештә генә сайланмаган. “ТР ЭЭМ көче һәм шәхси сак компанияләре тырышлыгы белән иҗтимагый тәртип урнаштырудагы уңышлары белән, Татарстан Россиянең башка төбәкләре арасында үрнәк булып санала. Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү чорында, хокукый тәртип нәтиҗәләре югары дәрәҗәдә булды, Татарстан тәҗрибәсен башка төбәк җитәкчеләренә ирештерәсе һәм алдагы чараларда, бигрәк тә, сайлау кампанияләрендә, РФ төбәкләрен Татарстан тәҗрибәсенә таянып эшләргә өйрәтәсе иде”, - дип ассызыклады Леонид Веденов.

Гражданнарның кыска көпшәле ату коралына ия булуы хакында да берничә сүз әйтеп китте Леонид Веденов журналистларга. “Бу мәсьәлә уңаеннан РФ Эчке эшләр министрлыгының берникадәр борчуы бар. Закон өйләрдә мөлкәт саклау өчен озын һәм шома көпшәле кораллар тотарга рөхсәт итә, ә менә җәмәгать урыннарында һәм урамда шулай ук закон тарафыннан хокук бозу булып саналмаган травматик корал тотып йөрү проблемалар да китереп чыгарырга мөмкин. Җиңелчә киенгән кешеләргә резина пуля җәрәхәт тә сала. Ниндидер бер чик билгеләргә кирәк, корал урамда шәхси курыкынчсызлыкны да тәэмин итсен, шул ук вакытта ул гражданнарга да зыян китермәсен иде”, - дигән фикердә ул.

Леонид Веденов хәбәр итүенчә, бүгенге көндә Россиядә 26 меңнән артык шәхси сак предприятиесе һәм куркынычсызлык хезмәте исәпләнә. Аларда 740 меңнән артык хезмәткәр эшли. “Мондый оешмалар саны елдан-ел 20-25 процентка арта бара. Алар акланмаган рәвештә үсеш ала, хәзер теләсә-нинди яңа ширкәт шәхси коралланган хезмәткәрләре яклавы астында булуны кайгырта. Шәхси сак предприятиеләре тарафыннан хокук бозулар да юк түгел, аларның лицензияләре мәхкәмә хөкеме белән тартып алына”, - дип белдерде ул.

Семинар ачылышында кунакларны сәламләп, Татарстан Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Татарстан сак-эзләү предприятиеләренең 600 гә җитүен билгеләп үтте. “Татарстанда ату коралыннан файдаланып кылынган җинаятьләр саны сизелерлек кими бара”, - ди ул. Министр әйтүенчә, бүгенге көндә Татарстан халкы 14 меңнән артык ук коралы, 150 мең берәмлектән артык хәрби кирәк-яракларын тапшырган. Татарстан Хөкүмәте моңа каршы бүләк рәвешендә соңгы елларда халыкка 3 миллион сум акча түләгән. “Татарстан Эчке эшләр министрлыгы республиканың шәхси сак оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек турында килешү төзеде, уртак тырышлык белән иҗтимагый тәртип тәэмин ителә”, - ди Әсгать Сәфәров.

Белешмә өчен. 2006 елда республиканың эчке эшләр органнарына законсыз сакланучы кораллану предметларын ирекле төстә тапшыру нияте белән 2688 граждан мөрәҗәгать иткән. Алардан 1832 берәмлек төрле ату коралы, 21 граната, 11 мина һәм снаряд, 6 меңгә якын төрле хәрби кирәк-яраклары кабул ителә.

Агымдагы елның дүрт ае эчендә генә дә гражданнар тарафыннан 811 ату коралы, 3479 хәрби-кирәк ярак, 1 кг нан артык шартлаткыч матдә, 2 граната һәм 1 снаряд, 5 кг якын дары тапшырылган. Татарстан эчке эшләр органнарында исәптә шома көпшәле ау һәм газ коралына ия булучы 71075 кеше тора. Алар кулында 78317 данә корал. Лицензия-рөхсәт эше бүлеге контроле астында 5,4 меңнән артык төрле хезмәт коралы кулланыла торган 302 оешма бар. Моннан тыш, Татарстанда шартлаткыч матдәләр саклаучы 4 юридик оешма урнашкан. Аларда шартлаткыч матдәләр саклау буенча 11 объект гамәлдә тора икән.

8 июньгә кадәр дәвам итәчәк слетта террорчылыктан яклау, сәяси акцияләр үткәрүне контрольдә тотуда хакимият вәкаләтләре, корал әйләнешен өстеннән күзәтчелек, сак оешмалары белән идарә итү, пульт сагы базарына чыгу юллары һәм башка мәсьәләләр күтәреләчәк.