Казанда «Яшьләр диалогы: Ислам конференциясе оешмасы – Россия» дигән Халыкара конференция ачылды

Казанда «Яшьләр диалогы: Ислам конференциясе оешмасы – Россия» дигән Халыкара конференция ачылды

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). «Ислам конференциясе» оешмасына кергән илләрнең яшьләр оешмалары лидерлары Татарстан башкаласына җыелды. Казанга сәфәрнең максаты – «Яшьләр диалогы: Ислам конференциясе оешмасы – Россия» дигән Халыкара конференциядә катнашу. Ул бүген «Корстон» үзәгендә ачылды. Аны ачу тантанасында Халыкара мәсьәләләр буенча ТР Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе – ТР Президентының тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Ислам конференциясенең яшьләр форумы генераль секретаре Эльшад Искәндәров, Әзербәйҗан Республикасы яшьләр һәм спорт министры урынбасары Иртиган Бабаев, Ислам цивилизациясе институты директоры, Мәскәү педагогика институты профессоры Сәет Камилов һ.б. катнашты.

Конференциядә катнашучылар билгеләп узуынча, Ислам кешеләр арасында тигезлек урнаштару, яхшылык, толерантлыкка, белемгә, камиллеккә өндәүче дин. Ислам конференциясе оешмасының төзелү максаты да дөнья илләрендә шушы кыйммәтләрне ныгыту. Ислам конференциясе ислам дөньясындагы 60 ка якын илне берләштерүче иң зур оешма. Максаты дөнья мөселманнарын берләштерү генә түгел, ә толерантлык шартларында төрле диннәр һәм культуралар арасында диалог урнаштыру. Соңгы елларда Россия, шул исәптән Татарстанның Ислам конференциясенә якынаюы хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр ача. Казанда оештырылган бу конференция шуның матур үрнәге. Эльшад Искәндәров белдергәнчә, Казанда узучы очрашу мөселман яшьләрен берләштерү, бу халыкара оешманың ролен, әһәмиятен тагын да күтәрүне максат итеп куя. 8 көн дәвам итәчәк җыенда дөньяның мөселманнар яшәгән кыйтгаларыннан, шул исәптән Россия төбәкләреннән килгән 6 дистәгә якын делегат өчен бүгенге заман мөселман яшьләренә әхлакый тәрбия бирү фикерләшүнең төп темасы булачак.

Әзербәйҗанның яшьләр һәм спорт министры Иртиган Бабаев сүзләренчә, бүген мөселман яшьләре арасында да, көнбатыш Ауропа илләре белән дә диалог кирәк. Бу ихтыяҗ Исламга карата төрле тискәре фикерләр хөкем сөргән заманда бигрәк тә зур. «Төрле конфессия вәкилләре бергә яшәгән төбәкләр өчен толерантлык атмосферасы булдыру тагын да заруррак. Сезнең бу җыенда бу диалогка ирешүнең яңа юлларны эзләп, конкрет хәрәкәт планы эшләвегезгә ышанам», – дип Әзербәйҗан министры яшьләргә мөрәҗәгать итте.

Ислам цивилизациясе институты директоры Сәет Камилов белдергәнчә, бүген дөньяда амбицияләр, мәнфәгатьләр көрәше бара. Шул шартларда дөнья халыкларыннан бердәмлек, сәләтләрен цивилизацияләр, мәдәниятләр арасында диалог булдыруга куллану, төрле конфессия вәкилләренә бер-берсенең мәдәни кыйммәтләрен хөрмәт итү сорала. Дөнья масштабында цивилизацияләр диалогына ирешү идеясе Ислам дөньясында туган. Иран Ислам Республикасының элек8 көн дәвам итәчәк җыенда дөньяның мөселманнар яшәгән кыйтгаларыннан, шул исәптән Россия төбәкләреннән килгән 6 дистәгә якын делегат өчен бүгенге заман мөселман яшьләренә әхлакый тәрбия бирү фикерләшүнең төп темасы булачак. ке президенты Мөхәммәт Хатами 1998 елда БМО генераль ассамблеясе сессиясендә чыгышы вакытында 2001 елны Бөтендөнья цивилизация диалогы елы дип игълан итү тәкъдимен керткән иде. БМО бу конструктив идеяне яклап, 2001 елны дөнья күләмендә цивилизация диалогы елын игълан итеп, бу диалогка ирешү өчен илләргә мәдәни, мәгариф, социаль программалар эшләү бурычын куйды. Мондый программаны инде Ислам конференциясе оешмасы эшләп, ул берничә ел гамәлгә ашырыла. Сәит Камилов фикеренчә, диалог үзара аңлашу ысулларының берсе. Ә аңа ирешү өчен зирәклек – гыйлем, тәҗрибә һәм акыл таләп ителә. Конференцияне ачу тантанасында катнашучылар яшьләрдә әнә шул сыйфатларны күрергә тели.

«Газовик» шифаханәсе базасында узачак конференциядә җитди сөйләшүләр ял белән бергә үрелеп барылачак. Һәр көннең үз темасы билгеләнгән. Иртәгә – тарих көнендә делегатлар ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашачак, Изге Болгар җиренә сәяхәт итәчәк. 8 июнь – дин көне дип игълан ителә. Бу көнне мөселман илләренең яшьләр оешмалары вәкилләре Кол Шәриф Мәчете, ТР Мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге белән танышачак. Шимбә – спорт көнен делегатлар ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев белән очрашудан башларга җыена. Бу көнне шулай ук Татарстанның мәшһүр спортчылары белән очрашу, татар милли көрәше буенча күнекмәләр алу, спорт буенча «түгәрәк өстәл» уздыру планлаштырыла. Якшәмбе – телләр көнендә кунаклар Балтач районы Сабан туенда бәйрәм итәчәк. 11 июнь - Массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәгә багышлана. «ММЧ да Исламофобия» дигән темага матбугат очрашуы узачак. Шулай ук бу көнне «Яшьләр цивилизацияләр альянсы өчен» дигән темага дискуссия, «Мөселман яшьләре һәм глобальләшү» темасына семинар узачак. 12 июньдә конференциягә йомгак ясалачак.