Казанда бер тәүлек эчендә килеп чыккан юл һәлакәтләрендә ике бала зыян күрде

Казанда бер тәүлек эчендә килеп чыккан юл һәлакәтләрендә ике бала зыян күрде

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”). Узган тәүлектә башкалабызда 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аварияләр нәтиҗәсендә 9 кеше (алар арасында ике бала да бар) төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды. Бу хакта бүген Казан юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Иртәнге тугызда Магистраль урамында юл һәлакәте килеп чыга. “ВАЗ-2114” автомобилен “иярләгән” 28 яшьлек ир-ат 1987 елгы егет идарә иткән “ВАЗ-11113” машинасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, “Ока” шоферының кабыргалары сына, ә 14нче модель “Жигули”ның пассажиры – имчәк баласының маңгае җәрәхәтләнә.

Кичке бишенчеләр киткәч Чернышевский урамында 31 яшьлек хатын-кыз идарә иткән “ДЭУ-Матиз” автомобиле “ВАЗ-2115” машинасы белән бәрелешә. Һәлакәт нәтиҗәсендә, 15нче модель “Жигули”ның 18 яшьлек пассажиры – Казандагы югары уку йортларының берсендә укучы студентның баш мие селкенә.

Кичке алтынчыларда Сыртланов урамында 34 яшьлек хатын-кыз идарә иткән “ВАЗ-2114” автомобиле 14 яшьлек велосипедчыны бәрдерә. Нәтиҗәдә, яшүсмернең күкрәк читлеге, аяклары һәм иңбашы җәрәхәтләнә.

Узган тәүлектә башкалабызда барлыгы 994 шофер һәм 213 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылды. 19 машина йөртүче транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен тоткарланды.