Бүген Казанда «Татарстан Республикасында экологик чиста продукция базары формалаштыру. Экотехнологияләр» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды

Бүген Казанда «Татарстан Республикасында экологик чиста продукция базары формалаштыру. Экотехнологияләр» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»,Чулпан Нәбиуллина). Бүген Казанда «Татарстан Республикасында экологик чиста продукция базары формалаштыру. Экотехнологияләр» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Аның эшендә «Роспотребнадзор»ның Татарстандагы территориаль төбәк идарәсе җитәкчесе урынбасары Наилә Фатхуллина, Татарстан Республикасының икътисад һәм сәнәгать министрлыгы бүлек башлыгы Татьяна Федорова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының агро сәнәгать бүлеге хезмәткәре Гүзәл Галиуллина, «Россельхознадзор»ның Татарстандагы территориаль төбәк идарәсе җитәкчесе Филүс Хисаметдинов катнашты.

Утырышта катнашучылар серификатцияләнгән «экологик яктан чиста продукция» җитештерә башлау өчен республикада нинди потенциал булуын, аны ничек тормышка ашыра башларга, бу продукцияне ничек маркаларга, әлеге таләпләргә туры килүе хакында нинди билге (логотип) булдырырга, мондый продукция җитештерүчеләргә ярдәм йөзеннән дәүләт ничек ярдәм итәргә тиеш дигән темаларга фикер алышты.

«Хәзерге вакытта республика товар җитештерүчеләре өчен үз товарларын читкә чыгарып сату мәсьәләсе авыр. Республикада агросәнәгать комплексын үстерүгә юнәлтелгән ил күләм проект нәтиҗәсендә бу мәсьәлә тагын да авырлашачак. Чөнки бу проект нигезендә авыл—хуҗалыгы продукциясен арттыру максаты куела. Тик әлеге товарларны сату мәсьәләсе Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәч катлаулыланырга мөмкин. Шуңа республикада экологик яктан чиста продукция җитештерү базарын булдырырга кирәк»,—ди утырышта катнашучылар. Татарстан Хөкүмәтенең «Татарстанда экологик яктан чиста продукция чыгарырга» һәм «Татарстан предприятиеләрендә халыкара сыйфат таләпләренә җавап бирүче системалар урнаштыру турында»гы карарлары бар инде. Бу документларда авыл—хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләргә экология нормалары таләпләренә аерым игътибар итәргә кирәклеге билгеләп узыла.

«Экологик яктан чиста продукция» традицион технология белән җитештерелгәненә караганда, гадәттә 30—50процентка кыйммәтрәк. Шуңа, мондый товар җитештерүнең перспективасы бар. Мәсәлән, «АКШ һәм Европада «экологик яктан чиста продукция»гә сорау көннән—көн арта»,— ди белгечләр. «Бу чит илләрдә дә Россия һәм Татарстанда да мондый продукция базарын яулап алырга мөмкинлек бар дигән сүз»,— ди алар. Әмма шул ук вакытта, бу өлкәдә норматив—хокукый база, натураль продукциянең техник регламенты булмау аерым кыенлыклар тудыра икән. Чөнки, дөньяда товарның «экологик яктан чиста продукция» бердәм төшенчәсен билгеләүче документ булмавы борчый аларны.

«Мәскәүдә соңгы арада «Экологик яктан чиста продукция» сатыла торган 2 махсус кибет ачканнар. Әмма биредә бары чит ил товарлары гына сатыла. Чөнки бүгенге көндә Россия товар җитештерүчеләрнең берсе дә «Халыкара икътисад стандартлары» сертификатын узмаган.