Казан фәнни үзәгенең күчмә утырышы була

Казан фәнни үзәгенең күчмә утырышы була

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Иртәгә Казан дәүләт университетының актлар залында Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Бөек Җиңүнең 60 еллыгына һәм Казанның 1000 еллыгына багышланган күчмә утырышы булачак. Анда РФА вәкилләре дә катнаша.

Утырышта «Фәннәр академиясе Бөек Ватан сугышы елларында» дигән доклад белән РФА баш гыйльми сәркатибе академик В.Костюк чыгыш ясаячак. Чыгыш ясаучылар арасында РФАнең Урал бүлеге рәисе В.Черешков, Татарстан Фәннәр академиясе президенты М.Хәсәнов, Казан дәүләт университеты ректоры М.Сәлахов һәм РФА Казан фәнни үзәге рәисе А.Коновалов та булачак. Анда шулай ук РФА Россия тарихы институты директоры А.Сахаров һәм Татарстан галиме М.Госмановның «Казанның 1000 еллыгы» дигән уртак доклады да тыңланырга тиеш.