Каюм Насыйри музеена килүчеләр шифалы үләннәр белән таныша

Каюм Насыйри музеена килүчеләр шифалы үләннәр белән таныша

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Дания Моисеева). Кичә календарь буенча Бөтендөнья тирә-юнь мохитне яклау көне булды. Ә бүген исә экологлар көне. Каюм Насыйри музее хезмәткәрләре бу көннәргә XIX гасыр усадьбасы янындагы бакчаны матурайтты.

К.Насыйри музеена килүчеләр йорт янындагы бакчага да экскурсия ясый. Каюм Насыйри, мәгълүм булганча, дару үләннәре үстерү белән дә шөгыльләнгән, аның «Шифалы үләннәр» дигән китабы да бар. Музей хезмәткәрләре дә укучы балаларны бакчада үскән дару үләннәре белән таныштыра. Биредә балтырган, андыз, валерьяна, әнис, әрекмән, ромашка һәм әрем кебек шифалы үләннәр үстерелә. Хәтта суганның да берничә төре бар. Кишер орлыгы, укропның да файдасы турында сөйли балаларга музей хезмәткәрләре.

Музей бакчасында шулай ук күпсанлы агачлар, алар арасында каштан, чыршы, сырганак, япон айвасы, чия, миләш тә бар. Ә гөлләргә киләндә, алар да җәй буе төрле төстә, күз явын алырлык чәчәк ата. Горводзеленхоз оешмасы хезмәткәрләре бирегә ел саен беръеллык гөлләр дә килеп утырта. Шәһәр уртасындагы оазис, дип атый музей бакчасын хезмәткәрләре, һәм аның белән дә танышырга чакыра.