Ижевски татар гимназиясенең беренче карлыгачлары

Ижевски татар гимназиясенең беренче карлыгачлары

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Удмуртия башкаласы Ижевскиның 6нчы татар гимназиясендә белем алган 33 укучыны олы тормыш юлына чакырып, соңгы кыңгырау чыңлады. Гимназия өчен бу көн аеруча истәлекле булды, чөнки аның тарихында бу беренче чыгарылыш. Республика милли тормышына яңа эз салучы бу вакыйганы тантаналы төстә билгеләп үтүдән республиканың Милли сәясәт һәм Мәгариф министрлыклары вәкилләре, Удмуртиянең милли-мәдәни мохтәрияте, татар иҗтимагый үзәкләре, матбугат һәм мәгълүмат чаралары да читтә калмады. Алар үзләренең чыгышларында чыгарылыш сыйныф укучыларына киләчәктә дә ана телен онытмауларын, милләт мәнфәгатен кайгыртып яшәрдәй алмашчылар булып үсүләрен һәм үзләренә дөрес һөнәр сайлауларын теләде.

Шунысы да әһәмиятле, гимназиядә белем алган бу 33 укучының дүртесе инде үз кыйблаларын билгеләргә дә өлгергән. Алар укуларын Казан шәһәренең югары уку йортларында дәвам итәчәк.