Драматургиядә татар-төрек багланышларына багышланган диплом эше якланды

Драматургиядә татар-төрек багланышларына багышланган диплом эше якланды

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бүген Казан дәүләт гуманитар институтының татар бүлегендә «Хәзерге татар һәм төрек драматургиясендә чор, герой һәм проблематика» дигән темага диплом эше якланды (Диплом эшенең җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты Алсу Шәмсутова). Әлеге тема татар әдәбияты өчен яңа. Аңа әле күптән түгел генә игътибар юнәтелде.

Татар театрына нигез салынуга нәкъ бер гасыр. Билгеле булганча, инде бүген камилләшкән татар театры төрек әдәбиятының йогынтысын тоеп үсә. Дөресрәге, татар театры төрек пьесаларын тәрҗемә итүдән һәм үзгәртеп эшкәртүдән башлана. Шулай итеп, 1906 елның 22 декабрендә Казанда узган беренче рәсми театр тамашасында Галиәсгар Камал һәм Габдрахман Кәрәм тәрҗемәләрендә «Кызганыч бала» һәм «Гыйшык бәласе» дип исемләнгән ике төрек пьесасы күрсәтелә.

Совет чорында татар театрының чит илләр белән элемтәсе шактый озак вакытка югалып тора. Бары узган гасыр азагында, ягъни 1989 елда төрки халыкларның «Нәүрүз» дип исемләнгән театр фестивале башланып, анда тугандаш театрлар берләшә башлагач кына яңадан туа дип әйтергә мөмкин.

Татар һәм төрек театр элемтәләренең әнә шул бер гасырлык элемтәсенә багышланган диплом эшендә бүгенге көн татар драматургларыннан Ркаил Зәйдулла («Саташкан сандугач») һәм Фәүзия Бәйрәмова («Сандугачның балалары») пьесалары белән төрек драматургы Түнҗәр Җүҗәноглуның иҗатындагы («Буяучы» һәм «Йомыш белән килүче») уртак һәм аермалы яклар чагыштырып анализлана.

Диплом эше көчле язылган. Анда ике төрки халыкның психологиясе, менталитеты, шулай ук ике халык өчен дә уртак булган яшьләр проблемасы, әхлак-тәрбия мәсьәләләре күтәрелә. Шулай ук әлеге әсәрләрдәге язу стильләре турында да диплом эшен яклаучы студент шактый гына кызыклы фаразлар китергән.

Әлеге диплом эше институтта чыгып килүче фәнни басмалар тупланмасында да дөнья күрер дигән өмет бар.