Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә «Тере хәтер, тере легенда» акциясе бара
Зәйнең туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре ветераннарны котлады.
(Зәй, 6 май, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Энҗе Әгъләмова). 4 май көнне «Тере хәтер, тере легенда» акциясе һәм «#Мывместе» Бөтенроссия үзара ярдәм акциясе кысаларында Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Мосееваны якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар һәм аңа чәчәкләр тапшырдылар.
Анна Мачтакова шәфкать туташы курсын тәмамлый һәм 1942 елда фронтка китә. Ул хатын-кыз сугыш кырыннан йөзләгән яралыны алып чыгып, савыктыра. Көндез ул хирургларга ярдәм итә, ә төнлә авыр яралыларны саклап чыга.
Анна Ивановна «Сугышчан батырлыгы өчен» медаленә лаек булган. Сугыш елларында санитарка кыз, соңрак снайпер буларак, Берлинга кадәр барып җитә. Ул тарихи вакыйганың шаһиты булган кеше — Җиңү Байрагын фашистлар Германиясе Хөкүмәте бинасына элүне күрә.
Соңрак ул үзе дә Рейхстаг стенасына үз фамилиясен язып калдыра. Ә фронттан Ватанга кайтучы алар составын маршал Георгий Жуков шәхсән үзе озатып кала, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз