news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт шәһәр музеенда Бөек Ватан сугышында катнашканнарга хат язалар

Хатлар музейда саклануга кала.

(Казан, 6 май, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы солдатына хат яз» акциясе үткәрелә.

Теләге булган һәркем солдатка өчпочмак формасында хат яза ала. Хатлар музейда саклануга кала, бүгенге егет-кызларның нәселләре музейга килгәч, герой бабайларга юлламаларны укый алачак, диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100