Краснодар һәм Адыгея татарлары зиратта өмә үткәрде

Тугургой авылы зиратында өмәдә Кырым татарлары да катнашты.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). 5 майда Краснодар крае һәм Адыгея Республикасының татар җәмгыятьләре бергәләп зиратта өмә оештырды.

Адыгея Республикасының Тугургой авылында өмәдә Кырым татарлары да катнашты, дип хәбәр ителә Краснодар татарларының инстаграмдагы төркемендә.

Оештыручылар өмәдә катнашучыларга рәхмәт белдерә.