Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй эшмәкәрләре мохтаҗ гаиләләр өчен акча җыйды
Хәйриячеләр 13 пакетны авыр финанс хәлдә калган гаиләләргә, тагын 15 пакетны волонтерлар мохтаҗлар өчен социаль яклау идарәсенә тапшырды.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Зәй эшмәкәрләре коронавирус пандемиясе аркасында эшсез калган гаиләләр өчен акча җыюны оештырды. Изге эшкә барлык битараф булмаган зәйлеләр кушылды. Бу хакта «Зәй-информ» хәбәр итә.
Нәтиҗәдә 35 мең сум җыелды, бу акчага азык-төлек җыелмалары сатып алдылар. 13 пакетны хәйриячеләр авыр финанс вазгыятендә калган гаиләләргә тапшырдылар. Волонтерлар 15 пакетны мохтаҗлар өчен социаль яклау идарәсенә тапшырды.
Җыелмада он, көнбагыш мае, консерва, ярмалар, бәдрәф кәгазе, теш пастасы, сабын һәм башка кирәк-яраклар бар.
4 майда яшь эшмәкәрләр Зәй үзәк район хастаханәсендә ята торган 9 айлык кызга ярдәм күрсәтте, чөнки аның әнисен ата-ана хокукыннан мәхрүм итәләр. Алар бала өчен памперс, гигиена чаралары һәм балалар ризыгы алып барган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз