Вирусолог өй шартларында коронавирус йоктыру куркынычы булуын әйтте

Анатолий Альтштейн сүзләренә караганда, ризык аша йоктырганда авыру эчәк инфекциясе рәвешендә барачак.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Өй шартларында ашамлык яки су аша яңа төр Covid-19 коронавирусын йоктыру ихтималы аз. Вирусолог, медицина фәннәре докторы Анатолий Альтштейн шул турыда әйтте. Бу хакта «Бишенче канал» хәбәр итә.

Шул ук вакытта, галим сүзләренчә, зарарлану булганда авыру эчәк инфекциясе рәвешендә барачак.

Мондый хәл булдырмас өчен тикшеренүче киңәшләр бирде. Вирусолог «эчәк инфекцияләрен кисәтү өчен һәр очракта да җиләк – җимеш, яшелчәләрне кайнаган су белән юу, азык-төлекне термик эшкәртү кебек гадәти саклану чараларын үтәргә кирәк», - диде.

Моннан тыш, инфекция куркынычын булдырмас өчен Альтштейн саклану битлекләрен кулланырга, кулларны даими юарга һәм башка кешеләрдән кимендә ике метр ераклыкта булырга киңәш итте.