Тимур Әүһәдиев: Икътисади югалтуларга китергән начар һава шартлары елдан-ел арта

Авыл хуҗалыгына боз яву, давыл, кырау төшү кебек күренешләр зыян салуын билгеләп узды.

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Икътисади югалтуларга китергән начар һава шартлары белән бәйле күренешләр елдан-ел арта. «Климат "нервылана" бара», — диде КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

Ул югары уңышка җылылык, явым-төшем, яктылык кебек факторлар тәэсир итүен искәртте. Авыл хуҗалыгына боз яву, давыл, кырау төшү кебек күренешләр зыян салуын билгеләп узды. Күп очракта кырауның май аенда төшүен әйтте.

«Метеорологлар, гадәттә, кырауны һавада һәм туфракта күзәтә. Туфракта ешрак була. Соңгы 55 елда 62 процент очракта кыраулар майда булган, температура 0 градустан төшкән булган», — диде Тимур Әүһәдиев. Кафедра мөдире, профессор Юрий Переведенцев сүзләренчә, язгы кырауның соңгысы 7 июньгә туры килгән очраклар да булган.

«Уңышка, шулай ук, актив температуралар суммасы тәэсир итә. Елдан-ел бу сумма үсә бара. Быел актив температуралар суммасы 67 градус тәшкил итә. Норма 116 градус тирәсендә», — диде Тимур Әүһәдиев.

Юрий Переведенцев фикеренчә, быел җәен яңгырларга кытлык та булырга мөмкин. «Һава температурасы күтәрелсә, ә явым-төшем кимесә, бу корылык билгесе. 20 гасырда һәр өч елның берсе коры булган. 2010 елгы җәйне һәркайсыбыз хәтерлидер, анда 55 көн рәттән температура 40 градуска якын торды», — диде.