Татар дәүләт филармониясе Җиңү көненә багышланган интернет-флешмоб башлап җибәрде

Видеоязмаларны филармониянең вконтакте челтәрләренә кереп карарга мөмкин.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең «Илһамият» сәхнә ветераннары клубы һәм Татарстан Республикасы ветераннарының «Балкыш» фестивале Бөек​ Җиңүнең 75 еллыгына багышланган #татарфилармониясе #балкышфестивале #җиңүкөне интернет-флешмобын башладылар.

Флешмобта күренекле артистлар, «Балкыш» фестивале лауреатлары катнаша. Татарстанның халык артисты Флюра Сөләйманова, Рәшит Сабиров, Фердинанд Сәлахов, Кирам Сатиев, «Балкыш» фестивале лауреатлары Люция Савельева, Миргарифән Хәннанов флешмобта катнашты, сугыш хатирәләрен яңартты.

Әлеге видеоязмаларны филармониянең вконтакте челтәрләренә кереп карарга мөмкин.