420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 6 май, «Татар-информ»). «Ливадия» шифаханәсенә Төркиядән кайткан 14 Татарстан кешесе урнаштырылды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Татарстанлылар Россиягә Анталия-Уфа рейсы белән кайтты. Обсервациядә аларга ике атна вакыт кирәк булачак. «Бүген анализлар алу һәм медицина тикшерүе булачак», — дип өстәде Галимова.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, «Ливадия»гә Берлиннан килгән 27 россияле обсервациягә урнаштырылган.