news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Берлиннан Казанга кайткан россиялеләрдә коронавирус табылмады

27 кеше «Ливадия» шифаханәсендә обсервациягә урнаштырылды.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Табиблар Берлиннан Казанга кайткан россиялеләрдә Covid-19 коронавирусын тапмаган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Берлиннан кайткан кешеләрдән алынган беренче анализлар тискәре булды», — диде Галимова.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 27 кешене «Ливадия» шифаханәсенә ике атналык обсервациягә урнаштырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100